Ежегодно 27 января в России проходит акция памяти «Блокадный хлеб», которая посвящена истории обороны и блокады Ленинграда. Акция призвана напомнить об одной из самых героических и трагических страниц Великой Отечественной войны, о мужестве и стойкости жителей города, переживших блокаду. К Всероссийской акции, посвящённой освобождению Северной столицы от немецко-фашистских захватчиков в январе 1944 года, присоединилось и МБ киноучреждение. Для обучающихся в ООШ с. Бегишево было организовано и проведено тематическое мероприятие «Подвиг Ленинграда». Учащиеся узнали, что хлеб в Ленинграде был ценнее золота: кто работал, получал по 250 граммов, все остальные – только по 125 граммов хлеба. Также речь шла о тяжёлых испытаниях, выпавших на долю жителей осаждённого города Ленинграда: о голоде и холоде, о детях и женщинах, работавших наравне с мужчинами на заводах, о защите и обороне Ленинграда. В завершении мероприятия был показан документальный фильм «Корочка хлеба» режиссёра В. Карташовой.
Ел саен 27 гыйнвар Россиядә Ленинград оборонасы һәм камалышы тарихына багышланган «Камалыш икмәге» хәтер акциясе уза. Акция Бөек Ватан сугышының иң героик һәм фаҗигале битләренең берсе, блокада вакытында исән калган шәһәр халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерә. 1944 елның гыйнварында Төньяк башкаланы немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә багышланган Бөтенроссия акциясенә МБ кино учреждениесе дә кушылды. Бигеш мәктәбендә укучылар өчен «Ленинград батырлыгы» дигән тематик чара оештырылды. Укучылар Ленинград камалышында икмәкнең алтыннан кыйммәтлерәк: эшләгән кешеләргә 250 грамм, калганнары 125 грамм гына алганын белделәр. Шулай ук сүз камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, Ленинградны саклау һәм оборона турында барды. Чара азагында режиссер В.Карташованың «Икмәк тышы» документаль фильмы күрсәтелде.

